Татарча мәкам: Әл-Фил (Фил) сүрәсе
Редакция «Миллиард.Татар» совместно с Центром подготовки хафизов Корана, Российским исламским институтом и радио «Китап» подготовила ролики с рецитацией Корана в манере, характерной для Волго-Уралья. В народе эту манеру чтения сур называют «татарский макам».
Суры озвучил выпускник Центра подготовки хафизов Корана, призер Конкурсов по чтению Корана Ильназ Ильнарович Хазиев из Казанского исламского университета.
105. Әл-Фил (Фил) сүрәсе
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Расүлем!] Раббыңның фил ияләренә ни кылганын күрмәдеңме?
2. Ул аларның [Кәгъбәне җимерү] хәйләсен бушка чыгармадымы?
3. Аларның өсләренә көтү-көтү кошлар җибәрмәдеме?
4. Алар [кошлар] аларга яндырылган балчыктан ташлар аталар иде.
5. Ул [Аллаһы Тәгалә] аларны [бөҗәкләр тарафыннан] ашалып беткән иген яфраклары кебек итте.[1]
[1] Йәмән хөкемдары Әбрәһә Сангада бер потханә төзеткән һәм Мәккәгә йөргән хаҗиларны шуңа хаҗ кылдырмакчы булган. Кинанә кабиләсеннән бер кеше шул чиркәү эченә кереп, анда ут төртеп янгын чыгарган. Моңа бик ачуы чыккан Әбрәһә фил гаскәре белән Мәккәгә таба юлга чыккан. Бу вакыйга Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тууына илле көн кала мәйданга килгән, һәм аның киләчәгенә бер ишарә дә булган. Аллаһы Тәгалә, бу сүрәдә белдергәнчә, Әбрәһәне бөтен гаскәре белән һәлак иткән.
«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире
Тулырак: https://intertat.tatar/quran/structure/list/105-al-fil-fil-surase

