Иман татар яшьләре чираттагы корылтаен уздырды. Яшьтәшләре алдында берлекне ике ел житәкләгән Гөлфия Әхтәмова хисап тотты. Киләсе ике елда егет-кызларны әйдәп баручы итеп Гузәлия Кашапова сайланды.
Ижауда республикакүләм милли көрәш буенча чемпинат узды. Быел бәйгегә бары ике дистә көрәшчеләр генә килде. Алар Ижау, Сарапул, ут күршебез Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән.

