Идегей дастаны — И Идел-йорт, Идел – йорт — Татар дөньясы подкаст | Лучшие подкасты на русском языке

Идегей дастаны — И Идел-йорт, Идел – йорт

30.12.2024 02:25

Музыкант Базарбай Бикчентаев исполняет вступление к дастану "Идегей" - "Идел Йорт".

И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт,
Атам кияү булган йорт—
Иелеп тәзем кылган йорт;

Анам килен булган йорт —
Иелеп сәлам әйткән йорт;
Кендегемне кискән йорт,
Керем-коңым юган йорт;

Бия сауган сөтле йорт,
Кымыз эчкән котлы йорт;
Идел—Җаек арасы
Елкы белән тулган йорт,

Казан — Болгар арасы
Кала белән тулган йорт;
Ашлы белән Ибраһим
Ашлык белән тулган йорт,

Ата-бабам тоткан йорт,
Котлы булсын туган йорт!

Другие выпуски

Все выпуски →
Ничего не играет
00:00 / 00:00